3 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Үткәннәргә кире кайтып...
Түбән Кама шәһәре музеенда «Дисклар әйләнә...» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә патефон, радиоприемниклар, түбәнкамалыларның күңел түрендә сакланган җырлар җыентыгыннан тупланган пластинкалар урын алды. Төрле елларда язылган пластинкаларны хәзерге көндә дә өй түрендә кадерләп саклыйбыз, яшьлек хатирәләребезне яңартабыз. Күңел түрендә урын алган моң чишмәсе тормышыбызны бизи, илһамландыра, күңел күтәренкелеге өсти, аңлатып бирә алмаслык...
-
Ашыкмыйм әле...
Узган атнада авылда яшәүче сыйныфташларымны күрергә кайткач, кем уйлаган диген, кәефем кырылып килде. Кайчандыр гөрләп торган сыйныфтан нибары өчәү - бер егет һәм ике кыз калган. Яшебез җитмешкә җиткәнгә, бу гаҗәп түгел, дип уйлап куйдым. Буш кайтмадым, җыен вак-төяк белән сумкам тулы иде. Егетебез, кулына шампунь тоттыруга: «Мин мондыйны эчмим»,...
-
Ноябрь аенда ниләр эшләргә?
Кайчак көзнең соңгы аен - ноябрьнең кыш белән тоташып китүен сизми дә каласың. Беренче салкыннар һәм бозлавыклар, аяк астындагы пычрак һәм үзәккә үтәрлек җилләр, озын, караңгы төннәр һәм соры, кыска көннәр... Болар барысы да - ноябрьдә! Ноябрьдә бакчачының төп бурычлары: көз башында җыеп алынган уңышны дөрес, сыйфатлы итеп саклау һәм...
-
Теплицаны язга әзерлибез
Теплица эчендә җир коры була, күп кенә тәҗрибәсез бакчачылар, туфракны дымлыйбыз дип, кар салып чыга. Шул сәбәпле җир җылына алмый, утырту вакыты ике-өч атнага кичегергә мөмкин. Дөресе: башта туфракны йомшартып чыгарга, аннары җылы су сибәргә кирәк. Суга «ЭМ-1», «Эмочек», «Байкал-1» кебек туклыклы матдәләр салып сибү тагын да яхшы. «Эмочки-Бокаши» дигән...
-
Куакларны кимерүчеләрдән саклыйбыз
Бакчамда эшли башлаган дәверне яхшы хәтерлим. Аны кышка тулысынча әзерләдем дип, сезонны тәмамладым. Яз җиткәч, ни күрим: чия куагының яшь ботакларын пычак белән кискәннәр диярсең, алмагач кәүсәсе урыны-урыны белән кимерелгән. Куакларны көч-хәл белән коткарып калып булды. Хәзер мин бакчаны кимерүчеләрдән саклау чараларын алдан күрәм. Агачның аскы өлешен чыршы ботакларының инәләрен...
-
Такталарга дөрес языйк...
«Туган як» газетасында 20 октябрьдә «Хаталы такта» дип аталган язма басылып чыккан иде. Шул теманы дәвам итеп, берничә мисал китермәкче булам. Андый хаталы такталар Түбән Кама урамнарында да очраштыргалый. Мәсәлән, моннан бер ел элек кенә яңа парк төзелгәнче андагы трамвай тукталышы «Шәхәр паркы» дип атала иде. Бәхетебезгә, «Гаилә» паркы сафка...
-
Корбаннарны искә алдылар
Түбән Каманың 28нче мәктәбендә, «Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне» уңаеннан, кичә узды. Чарада кайчандыр үзләре репрессиягә эләккән һәм акланган шәһәрдәшләребез катнашты. Мәктәп директоры Ра-фаэль Лотфуллин кунаклар өчен Хәрби Дан музее буенча экскурсия уздырды. Аларга укучылар концерт программасы әзерләде. Чара алдыннан барысы да сәяси репрессияләр корбаннарын бер минутлык тынлык белән...
-
«Каен» салаты
Салатны ясау гына түгел, матур итеп бизи белергә дә кирәк. Мондый ризык оригинальлеге белән аерылып торачак. Сезгә «Каен» салаты рецептын тәкъдим итәбез. Ясавы да җиңел, тәмле дә. Бу салат өчен: 300 грамм тавык ите, 300 грамм шампиньон гөмбәсе, 5 йомырка, 5-6 кечкенә яки уртача зурлыктагы тозлы кыяр, майонез, яшел суган...
-
Ясый-ясый шомарасың
Түбән Камада күпме уңган гүзәл зат яши! Тегә, чигә, бәйли, искиткеч тәмле ашлар пешерүче уңганнар бихисап... Чулпан Әнгарова - шундыйлардан, конфетлы чәчәкләр бәйләме ясый. «Феникс» ишегалды клубында педагог-оештыручы булып эшләү белән беррәттән, кул эшләре түгәрәге дә алып бара. - Берничә ел элек бер танышым: «Менә шушы букетны ясый аласыңмы?» -...
-
Чәчне кератин белән турайту
Начар һава, чәч буявы, хлорлы су, фен куллану... Болар һәм башка бик күп сәбәпләр чәчнең структурасын боза, аның коелуына китерә. Соңгы вакытта күп кенә косметология салоннары чәчне яңача - кератин белән дәвалау ысулын тәкъдим итә. Әлеге ысулны туры чәчкә дә, бөдрә чәчкә дә кулланырга ярый. Кератин кулланып чәчне турайту процедурасының...
-
Косметика турында уйдырмалар һәм чынбарлык
Кремнар бит тиресен яшәртә Мондый тылсымга ия булган кремнар юк. Еллар узган саен бит сөяге тыгызлана, тире астындагы май катламы кими, тиредә җыерчыклар барлыкка килә. Крем сөртеп, коры тирене дымландырырга, витаминнар белән тукландырырга була, әмма бу - вакытлыча гына. Җыерчыклардан махсус уколлар яки операция ясап кына котылырга була. Бер килешкән...
-
Яңгыр дип тормаганнар
«Дружба» стадионында Николай Лемаев истәлегенә XVI җиңел атлетика ярышлары узды. Шәһәр һәм «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе үсешенең төп этаплары Түбән Каманың Мактаулы гражданины, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның химия һәм нефть эшкәртү промышленносте министры Николай Лемаев исеме белән бәйле. Әлеге ярыш яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, «Нефтехимик» спорт клубы белән берлектә,...
-
Полиция хәбәр итә
Акча «күчергән» Полиция хезмәткәрләре чит кешеләргә карта номерын һәм аның икенче яктагы кодын әйтергә ярамавы турында кат-кат кисәтә. Әмма беркатлы кешеләр һаман табыла. Менә 37 яшьлек хатын да бу кисәтүләр турында ишеткән һәм укыган югыйсә, әмма алдаучылар кармагына барыбер эләккән. Аның Интернеттагы социаль челтәренә дустыннан хат килә. Ул үз электрон...
-
Сайлау туры
Түбән Каманың «Кванториум» техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш үзәгендә «Киләчәк профессионаллары» (JuniorSkills) республика чемпионатының сайлап алу туры узды. 10-17 яшьлек балалар химия фәне буенча белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтте. Нәтиҗәдә,беренчелекне 9нчы мәктәп командасы яулады, икенче урынга 35нче лицей укучылары чыкты, Яңа Чишмә районы командасы бронзага ия булды.
-
Әле соң түгел
Шәһәрдә ике кешедә дуңгыз гриппы табылган. Бәхеткә, алар вакытында табибларга мөрәҗәгать иткән. Әмма табиблар, мондый очракларның кабатлануыннан куркып, чаң кага. Хәзерге вакытта гриппка каршы вакцинацияне түбәнкамалыларның 29 проценты гына узган. Ә бу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. 2009 елда грипп авыруы аркасында йөкле өч хатын вафат булган иде. Тән температурасы күтәрелеп...